Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сандыкта сакланган җырлар

“Чордашлар” клубында чираттагы очрашу татар халык җырларына багышланды. Халык җырлары, аның тарихы, төрләре турында сөйләштек. Һәркемнең дә күңел сандыгында нинди дә булса җыр белән бәйле истәлек яши. Барысы да үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлфия Афзалованы, аның җырларын искә алдык, аның белән бәйле истәлекләр белән уртаклаштык. Аның элегрәк берничә тапкыр безнең авылга концерт белән килгәне бар. Мәсәлән, Рәмзия апа Гилаева концерт белән килгәч җырчының үзләрендә кунуы, Фәүзия Әхмәтшина мәдәният йортында күренекле җырчы белән булган кызыклы аралашу һ.б.турында сөйләделәр. Истәлекләр күп булды. Соңыннан зиһенне сынадык, “Көйне таны”, “Бу сүзләр кайсы җырдан?” уеннарын уйнадык.