Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Туган телем серләре

Туган тел декадасы уңаеннан Пушкин картасы федераль программасы кысаларында үткәрелгән чираттагы чара “Туган телем серләре” дип исемләнгән квиз уены булды. Иң башта туган тел, ана теленең бер генә булуы турында сөйләштек. Юнеско Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” мөрәҗәгатен кычкырып укыдык. Алга таба “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” төркемнәренә бүленеп туган телебезнең серләренә, матурлыгына, сүзлек байлыгына төшендерүче телебез җәүһәрләрен барлап ярыштырдык.