Без - ачылдык!
Капиталь ремонттан соң мәдәният йорты һәм китапханәне тантаналы ачу булды. Күп кунаклар катнашты: шагыйрь, Дәүләт советы депутаты, якташыбыз Разил Вәлиев, шәһәр һәм район башлыгы урынбасары Э.Долотказина, Татар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Р.Ганиев, шәһәр һәм район башлыгының төзелешләр буенча киңәшчесе Т.Х.Камалетдинов һ.б. "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле, танылган җырчы Әлфинә Әгъзамова һәм башкалар бәйрәмнең бизәге булды.