Еллар кул кысышканда.
Яңа елга багышланды. Без, мәдәният хезмәткәрләре, халыкны телевизор, компьютерлардан аерып клуб-китапханәләргә тартуга багышланган инсценировка белән башлап җибәрдек. Бу өлештә мәдәният хезмәткәрләренең эше чагылды, ул Яңа ел программасына тоташты: кыш турында җырлар, шигырьләр, Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, Кар әби, юмористик чыгышлар, кызыклы ярышлар.