Олы оя чакны сагынам
Китапханәнең "Чордашлар" аралашу клубында чираттагы очрашу кичәсе Гаилә елына багышланды. "Олы оя чакны сагынам" дигән исем астында бик җылы очрашу кичәсе узды. Һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк. Гаилә - иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көне буе дөнья куып арыган адәм баласы кайтып гаилә ышыгында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Очрашуда катнашкан һәркемнең уртаклашыр хатирәләре күп булды. Инде өлкән яшьтә булсалар да, үзләре үскән күп балалы, әти-әниле, әби-бабалы "олы оя" чакларын искә алдылар. Хатирәләр, хатирәләр....Аларның очы-кырые күренми икән бит!