Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Якты янсын, Чыршы, утларың!

Мәдәният хезмәткәрләре клуб ишек алдында “Серле алан” чыршы мәйданчыгы ясадык. Мәйданчыкны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Гарипов, Түбән Кама башкарма комитетының җитәкчесе Булатов Р.Ф., шәһәр башлыгы ярдәмчесе Нигъмәтҗанов А.Г. авылдашларыбызны Яңа ел белән котладылар. Кыш бабай белән Кар кызы, Кар Әби, Яңа ел кунакка килделәр. Төрле уен-ярышлар уйналды, җырлар җырланды.