Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Китапханә...Галиҗәнап китап дөньясы

Узып баручы 2023 ел безнең өчен Каенлы авыл китапханәсенең 70 еллыгы елы булып истә калачак. Шул уңайдан, китапханәдә елның соңгы зур чарасы итеп, юбилей кичәсе үткәрелде. Кичәдә китапханә үткән озын юлга күзәтү ясалды. Катнашучы һәркем үзенең истәлекләре, китапханә эше турында фикере белән уртаклашты. Очрашуда 1973-1975 елларда китапханә мөдире булып эшләгән Галиуллина Маргарита Семеновна катнашты. Аннан китапханәне 1975 елда кабул итеп алган, бүгенге көндә дә биредә эшләүче Гарипова Флера Галимҗан кызы кичәне үзе алып барды. Авыл җирлеге башлыгы китапханәчеләргә Рәхмәт хаты тапшырды.