Туган ил аларны онытмас
9 декабрь – Ватан Каһарманнары көне. Шул уңайдан, көннәр суык булып мәктәптә укулар булмау сәбәпле, батырлык сәгате зурлар белән үткәрелде. Бу көннең тарихы, әһәмияте турында сөйләдек. Районыбызның батыр уллары – СССР Геройлары, Дан орденнары кавалерлары һәм кыю йөрәкле авылдашларыбыз турында сөйләдек, һәйкәлгә венок куйдык.