Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
2023 елның соңгы аеның да санаулы көннәре генә калып бара. Укытучылар һәм остазлар елын озатып Каенлы гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары һәм аларның төрле елларда укытып чыгарган, бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәп төрле өлкәләрдә хезмәт итүче талантлы укучылары белән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кышның иң салкын көннәренә туры килгән бу кичә бик җылы үтте, истә калырлык булды.