Өй җылысы
1 ноябрьдә мәдәният йортында уңган хатын-кызлар дога укып, изге теләкләр теләп, "бисмилла" әйтеп авыл йомыркасына токмач җәеп кистеләр. Туган җирләреннән еракта, Украина якларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ир-егетләргә барып җитеп әз булса да өй җылысын тапшырсын иде бу токмачлар.