Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тарихта эзле инсан: мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме, халык табибы Таҗетдин Ялчыгол

27 октябрьда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дин эшлеклесе,  мәгърифәтче, тарихчы, халык табибы Таҗетдин Ялчыгол елын ябуга һәм аның тууына 255 ел, вафат булуына 185 ел тулуга багышланган фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштык. Китапханәче Флера Гарипова әлеге мәгълүм шәхеснең күренекле якташыбыз булуын дәлилләп "Түбән Кама җирлегендә Таҗетдин Ялчыгол эзләре" дигән темага чыгыш ясады. Әлеге конференция, чыгыш ясаучыларның һәркайсы, вафатыннан соң 185 ел үткәч тә, Таҗетдин Ялчыгол тәрҗемәи хәлен, иҗатын өйрәнеп менә шулай якты исемен искә алып сөйләрлек хөрмәтле инсан булуын расларлык бай мәгълүмат бирде. Конференциядә Зәй һәм Мамадыш районыннан килгән кунаклар да катнашты.