Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Авыл хуҗабикәсе.

15 октябрь - Авыл хатын-кызлары көне.1995 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Пекинда үткән хатын-кызлар конференциясендә 15 октябрьне Халыкара авыл хатын-кызлары көне буларак билгеләп үтәргә карар кабул итә. 2007 елда бу көнне рәсми рәвештә билгеләп үтүче 112 илгә Россия дә кушыла. Шуннан бирле ел саен без дә бу көнне билгеләп төрле чаралар үткәрәбез.

      14 октябрьда мәдәният йортында “Авыл хуҗабикәсе” дигән кичә-батл үткәрелде. Кичәдә авылыбыз хатын-кызлары берничә турдан торган сынаулар үтеп төрле номинациядә бүләкләнделәр. Бүләкләрне бәйгенең хөкемдарлары булган”Алан” яшьләр үзәгеннән килгән кунаклар тапшырды.