Кабакка дан!
Китапханәнең “Чордашлар” аралашу клубында чираттагы очрашу кабакка багышланды, “Кабакка дан!”дигән исем астында узды. Очрашу мәдәният йорты режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, клубыбызның “старостасы” Фәүзия Гусам кызы Әхмәтшинаны 65 яшьлек юбилее белән котлап башланып китте. Сөйләп тә, җырлап та котладык, күңелле тест үткәреп хәтер якларын да тикшердек. Кичәбезнең икенче өлеше кабакка багышланды. Аны үстерү, куллану, төрле ризыклар әзерләү, файдасы турында сөйләштек. Һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Фәүзия Әхмәтшина “Кабак монологы"н сөйләп күңелләрне тагын да күтәрде. Нәкъ менә быелгы яңгырсыз елдагы суга тилмергән кабак зарлары иде ул. Һәркем үзенең кабактан әзерләп килгән ризык рецепты белән уртаклашты.