Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сөмбелә бәйрәме

Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен кичә - "Сөмбелә бәйрәме" үткәрделәр. Бу бәйрәмнең асылын искә төшергәннән соң Көз кызы кунакка килде. Балаларны кызыклы сораулар биреп сынады. Бергәләп түгәрәктә көз турында җырлап әйләнделәр. Көзге байлык турында сөйләшкәч көзге уңыш - Кишеркәй килеп керде. Төрле биремнәрне үтәп балалар кишерне яратуларын расладылар. Көз кызы һәм Кишеркәй оештырган күңелле уен-ярышларда балалар бик теләп катнаштылар.