Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Шүрәле эзеннән.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Тукай туган көнне шагыйрьнең әкиятләренә багышланган балалар иртәсе үткәрдек. Тукай турында алар аңларлык кыскача мәгълүмат бирдек. Шүрәле эзеннән барып Тукай әкиятләренең геройлары белән очраштык. Алга баруны дәвам итәр өчен алар биргән төрле сынауларны үтәргә, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләргә, җырларын җырларга, әкиятләре буенча сорауларга җавап бирергә туры килде. Шүрәле табылып балаларга дуслык тәкъдим итте. Чара бергәләп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.