Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Таныш булыгыз, чыпчык.

Яз килде. Урамнарда, бакчаларда кошлар сайравы, чыркылдашуы яңгырап тора. Нәни китап сөючеләребезгә “Таныш булыгыз, чыпчык” дигән экология сәгате үткәрдек. Барыбызга да таныш булган, дөньяның барлык кисәкләрендә таралган чыпчык турында сөйләштек, шигырьләр һәм “Тычкан һәм чыпчык” әкиятен кычкырып укыдык, “Каен ботагында чыпчык” эшләнмәсен ясадык.