Мәдәни мирасыбызда милләтебезнең йөзе.
Пушкин картасы проекты кысаларында “Мәдәни мирасыбызда милләтебезнең йөзе” дигән квиз уены үткәреп борынгы җәүһәрләр, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт иттек. Яшьләр ирекле тыңлаучы булып кына утырмадылар, ике төркемгә бүленеп мәдәни мирасыбыз, гореф-гадәтләребез турында белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр, ярыштылар.