”Милләтебез горурлыгы – табыннар күрке чәк-чәк”.
. 3 мартта “Чордашлар” клубында “Милләтебез горурлыгы – табыннар күрке чәк-чәк дигән тематик очрашу булды. Чәк-чәк тарихы сөйләнде, аның турында легендалар, шигырьләр укылды. Чәк-чәк пешерү остасы Сөләйманова Гөлүсә үзенең пешерү ысулы белән уртаклашты. Башкалар да үзләренең пешерү серләре белән уртаклаштылар, чәк-чәк пешергәндә килеп чыккан төрле хәлләр турында сөйләделәр. Очрашуыбыз Халыкара Хатын-кызлар көне алдыннан булганлыктан, бәйрәм белән котладык, бераз бәйрәмчә уеннар да уйнап алдык.