Дәрҗия Аппакова - балалар язучысы.
2 мартта танылган балалар язучысы Дәрҗия Сәйфулла кызы (Дарья Семеновна) Аппакованың тууына 125 ел тулды. Шул уңайдан Каенлы урта мәктәбенең 4-7 сыйныф укучылары өчен “Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы”дигән мәгълүмати белем бирү сәгате үткәрелде. Дәрҗия Аппакова – якташыбыз, күршедәге Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Гүзәл табигать кочагына урнашкан авылда балачагы үткән. (Бүгенге көндә туган авылының бер урамы аның исемен йөртә.)Белемгә омтылган кызны 13 яше тулгач әти-әнисе Казанга укырга озаткан. Ул керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар әзерли торган мәктәпне укып тәмамлаган. Башта Казанда, тагын 2-3 ел туган авылында, 15 ел Үзбәкстанда балалар укыткан. Иҗат гомере 15-20 ел гына булса да, татар балалар әдәбиятында лаеклы урын алырлык әсәрләр иҗат итеп калдырган. Балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык.