Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Коймак бәйрәме

Русларның масленица атнасына багышлап коймак бәйрәме үткәрдек. Кунакка күрше авылдан "Тальяночка" ансамбле килде. Алар бу бәйрәмнең асылын аңлаттылар, күп кенә лирик һәм шаян җырлар башкардылар. Без үз чиратыбызда матур итеп каршы алдык, коймак белән сыйладык, викторина үткәрдек, төрле уен-ярышлар оештырдык.