Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Халык хәтереннән җуелмас көннәр

2 февраль 1943 ел – Бөек Ватан сугышы тарихына немец-фашистлары гаскәрен Сталинград астында тар-мар итү көне булып кереп калды. Быел бу җиңүгә 80 ел тулды. Шул уңайдан балалар өчен «Хәтерләрдән җуелмас көннәр» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде, видеофильм күрсәтелде. Китапханәче Фәрхетдинова Г. Сталинград сугышына тарихи аңлатма биргәннән соң, балаларга Ильина Е. «Четвертая высота», Богомолов В. «За оборону Сталинграда» китаплары буенча күзәтү үткәрде.