Авыл укытучылары - безнекеләр, элеккеләр...
27 гыйнварда китапханәнең “Чордашлар” клубында “Авыл укытучылары – безнекеләр, элеккеләр...” дигән исем астында хатирәләр кичәсе булды. Клубыбызның берничә әгъзасы – лаеклы ялдагы укытучылар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре. Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да, ничә яшьтә булса да күңеле белән мәктәп тормышы белән яши. Элекке укучыларының уңышларына сөенеп, урамда очрашканда хәлләрен белешеп гомер кичерә, алардан җылы рәхмәт сүзләре ишетсә сөенечтән канатланып йөри. Әлеге очрашу бик җылы үтте, һәркем беренче укытучысын, мәктәп елларын искә төшерде. Лаеклы ялдагы укытучы Лилия Хәсәнованы 60 яшьлек гомер бәйрәме белән котладык. Нәселләрендә 200 елдан артДык педагогик стажы булган Рәмзия апа Гилаеваның, 44 ел педагогик стажы булган Халык мәгарифе отличнигы Халидә Бикчәнтәеваның истәлекләре кызыклы булды.