Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Аулак өйнең кызыкларын калды сагынып сөйләргә

.  20 гыйнварда китапханәнең “Чордашлар” клубында “Аулак өйнең кызыкларын калды сагынып сөйләргә”дигән очрашу-фольклор кичә үткәрелде. Очрашу шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның “Яшьлектәге аулак өйлектәге аулак өй” шигырен укып башланды. “Аулак өй”гә һәркем кул эшләрен алып килгән иде.

    Мобилизованныйларга җылы оекбашлар эзерләвебезне дәвам итәбез. Иң элек клуб әгъзасы Сөләйманова Гөлүсәне 70 яшьлек юбилее белән котладык. Ул әле безнең иң оста йоннан җеп эрләүчебез дә. Ике пар җылы оекбаш бәйләп алып килгән Рәхмәт аңа. Бүгенге көндә улы Айрат, кияве Илнур Луганскида хәрбиләр сафында булган Надия Бузиковадан аларның хәлләрен белештек, исән-имин кайтсыннар дип дога кылдык. Алга таба яшьлектәге аулак өйләрне, анда булган кызыкларны сөйләшеп кул эшләребезне эшләдек, аулак өй уеннарын искә төшердек.