Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Елмаеп-көлеп кенә

16 гыйнварда балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулды. Аның бөтен гомере балалар тормышыннан аерылгысыз: башта мәктәптә укыта, аннан соң Казан шәһәрендә балалар өчен чыга торган газета-журналларда эшли. Шуннан соң да аның кечкенә дуслары белән арасы өзелми - гомеренең соңгы көннәренә кадәр балалар өчен шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре яза, алар төрле елларда китап булып чыга торалар. Шагыйрьнең юбилеена багышлап балалар бакчасында "Елмаеп-көлеп кенә" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.