Нардуганым нар булсын
Кышкы салкыннан курыкмыйча килгән берничә бала белән Нардуган бәйрәме турында фольклор сәгате үткәрдек. Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы? Барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә...Чыршы гына булмаган. Бу бәйрәм Нардуган дип аталган. Ул 25 декабрьдә башланып 12 көн дәвам иткән. Нардуганда күрәзәлек иткәннәр, уеннар уйнаганнар. Иң кызыгы – танымый торган итеп киенеп, өйдән-өйгә йөрү, бер-береңә матур теләкләр теләү булган.
Кунакка Нардуган әби белән Шамакай килделәр, бу бәйрәмнең асылын аңлаттылар, түгәрәктә “Нардуган әйләнү” уенын уйнадык, җырладык та, биедек тә, кызыклы уен-ярышлар оештырдык.