Якты янсын, Чыршы, утларың
Мәдәният хезмәткәрләре клуб ишек алдында кардан һәм боздан чыршы мәйданчыгы ясадык. Елына күрә бик матур килеп чыкты. Мәйданчыкны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Гарипов, Түбән Кама башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Нигъмәтҗанов А.Г. авылдашларыбызны Яңа ел белән котладылар. Кыш бабай белән Кар кызы, Кар Әби, Яңа ел кунакка килделәр. Төрле уен-ярышлар уйналды, җырлар җырланды.