Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Орчык өмәсе

Татар халкының берсеннән-берсе матур, буыннан-буынга күчеп килүче изге йолалары бар. Китапханәбезгә шундыйларның берсе булган орчык өмәсенә җыелдык. Алда салкын кыш, тышта ап-ак кар, чәчәкле-бөреле майга да, сабантуйлы июньгә дә ерак әле. Менә шулай җыелышып әллә ничә пар оек-бияләй бәйләрлек вакыт бар. Рәхәтләнеп сөйләшеп, табышмаклар әйтешеп, элеккеге өмә ясап кич утыруларны искә төшереп йон яздык, җеп эрләдек, җылы оекбашлар бәйләдек.