Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Әбием сандыгы

Авылыбыз балалар бакчасының туган як музеенда "Әбием сандыгы" дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Әбием сандыгы. Ниләр генә юк анда!? Сандыктагы халкыбыз тарихын чагылдырган әйберләр белән балаларны таныштырдык:шамаил, суккан һәм чиккән киемнәр, сөлгеләр, әбиләребез ябынып йөргән шәл, калфак һәм башкалар. Калфак, түбәтәй киеп алган балаларны биеттек тә, "Түбәтәй" уенын да уйнаттык.