Саклый мине әнкәмнең догалары
"Чордашлар" клубында чираттагы очрашу "Саклый мине әнкәмнең догалары" дип аталды. Җырда җырланганча, безне әниләр догасы нинди генә упкыннардан тартып алмагандыр - болары бер Аллаһка мәгълүм. Ана догасыннан олы дога юк. Әлеге кичәдә Марат Әмирхановның "И кылган минем догам" әсәре буенча фикер алыштык, ана догасы белән бәйле хикәятләр, истәлекләр, шигырьләр сөйләнде. Мобилизация буенча киткән егетләребезне искә алдык. Очрашу илебездә тынычлык урнашсын, сугышлар туктасын, улларыбыз исән-имин кайтсыннар дип аналарыбызның дога кылуы белән тәмамланды.