Балан - мәхәббәт һәм бәхет җимеше
“Чордашлар” клубында чираттагы очрашу көзнең соңгы җимеше баланга багышланды һәм “Балан – мәхәббәт һәм бәхет җимеше” дип аталды. Очрашуга килүчеләрнең күбесенең өе каршында балан куагы үсә икән. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки балан йортка иминлек һәм байлык чакырып тора, күз тиюләрдән саклый дип юрала халыкта. Балан, аның үзенчәлекләре, халык медицинасында файдалану, аннан әзерләнә торган ризыклар, эчемлекләр, аның белән бәйле риваятьләр, җыр-мәкальләр, матур әдәбият әсәрләре һ.б. турында сөйләштек. Җырчыларыбыз балан турында берничә җыр башкардылар, шигырьләр укыдык. Нишләптер алар барысы да сагышлы, ялгызлык белән бәйләп язылганнар. Соңыннан балан бәлешләре белән чәй эчтек. Һәркем үзенең әзерләү рецепты белән уртаклашты.