"Көмеш кыңгырау" безнең белән
"Көмеш кыңгырау" - атнага бер тапкыр шимбә көнне өйгә килә торган республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы ул. Газетаның һәр санында кызлар-малайлар иҗат иткән шигырь-хикәятләр, әкиятләр, мәкаләләр басылып тора. Бик кызыклы иҗади бәйгеләр дә була. Балаларга әнә шулар турында сөйләп газетаның яңа саннары белән таныштырдык. Кайбер язмаларны кычкырып укыдык.