Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Әкият укыйм, тыңлагыз

Балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Әкият укыйм, тыңлагыз” дигән әкият сәгате үткәрдек. Уку өчен Гөлнара Хәйдәрованың “Аю баласы Тәп-Тәп” китабын сайладык. Нәниләр кызыксынып тыңладылар, әкият буенча сорауларга җавап та бирделәр. Соңыннан рәсемле китаплар белән таныштылар.