Әбиләр чуагы
Китапханә каршында 8 ел эшләп килүче “Чордашлар” клубында чираттагы очрашу Өлкәннәр көненә багышлап “Әбиләр чуагы” дип исемләп үткәрелде. Өлкәннәрне котлап иң изге теләкләребезне юлладык. Әбиләр чуагы. Бу исем бу вакытка ни өчен бирелгән? Шул турыда һәркем үз версиясен әйтте. Бу очрашуда максатыбыз апаларны уйнатып, ярыштырып, башларын эшләтү өчен кызыклы сораулар биреп – кыскасы авыр уйлардан беразга гына булса да оныттырып ял иттерү иде. Очрашуга килүчеләр рәхәтләнеп ял итте.