Ленин урамы бәйрәме
Әбиләр чуагының матур бер көнендә Ленин урамы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә авыл тарихы, бу урам, анда яшәгән хөрмәтле авылдашлар, урамның парлы гаиләләре, киленнәре, кияүләре - кыскасы барысы да хөрмәт белән телгә алынды. Урамда яшәүчеләр җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, атап язган шигырьләрен укыдылар. Күңелле уен-ярышлар да күңелне күтәрде. Кыскасы, эчтәлекле дә, күңелне күтәрә торган да бәйрәм булды.