Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

И бәрәңге, җан ашым!

"Чордашлар" клубында чираттагы очрашу икенче икмәк - бәрәңгегә багышланды. Иң элек төп темага күчкәнче китапханәнең иң өлкән укучыларыннан Марина апаны 85 яшьлек юбилее белән котладык. Аннан соң бәрәңгенең безнең илгә килеп чыгу тарихы, бакчаларыбызда һәм балачак, яшьлектә колхоз кырларында бәрәңге алу чорында булган кызыклы истәлекләр, бәрәңгедән уңган хатыннар пешергән ризыклар турында сөйләштек,  шагыйрьләребезнең бәрәңгегә багышланган шигырьләрен укыдык, бәрәңге белән уен-ярышлар да оештырдык, җырлар да җырладык.