Әкият укыйбыз, рәсем ясыйбыз
15 сентябрьдә А.Алишның туган көне булу уңаеннан нәниләр өчен әкият сәгате үткәрелде. Балаларны шагыйрьнең әкиятләре белән таныштырдык, “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкиятләрен кычкырып укыдык. Куян, песи рәсемнәрен ясау өчен буягычлар бүләк иттек.