Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Бөек Җиңү - бөек тантана

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана. Әдәби-музыкаль композиция әзерләдек, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз турында кыскача мәгълүмат бирдек, алар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан иттек, һәйкәлгә чәчәкләр куйдык, тыл ветераннарын, сугыш еллары балаларын бәйрәм белән тәбрик иттек. Җитәкчеләр, депутатыбыз Хәбибуллин Р.И. котладылар. Тантанадан соң табынга чакырдык, казанда пешкән ботка, кайнар коймак белән сыйладык.