Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Эшлибез дә, җырлыйбыз да

"Түбән Кама Нефтехим"ының беренче продукциясен чыгаруга 55 тулу уңаеннан шунда эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә авылыбызда яшәүче авылдашларыбыз хөрмәтенә тематик кичке уен үткәрдек. Химик-ветераннарыбыз - 33 ел лаборатория инженеры булып эшләгән Флера апа Сәлимҗанова, 42 ел стажлы Госман Гомәров, 40 ел оператор булып эшләгән Наилә Хөснуллина һ.б. хезмәт чорындары истәлекләре белән уртаклаштылар, җырчыларыбыз алар хөрмәтенә иң матур җырларын башкардылар, биеттеләр.