Чикләрсез китапханә
Кама Аланында авыл китапханәләре китап фестивале үткәрде. Чын бәйрәм төсен алган бу чара бик күп балаларны һәм зурларны үзенә җыйды. Сәхнәдә районыбыз талантлары чыгыш ясады, дүрт мәйданчык татар, рус, чуваш, керәшен милләтләренең үзенчәлекләрен чагылдырып бизәлде. Аларда авыл китапханәчеләре милли киемнәрдән кунакларны каршы алып тордылар, һәр милләтнең тормыш-көнкүреше турында әңгәмәләр үткәрделәр, балалар белән мастер-класслар, уенлы программалар оештырдылар. Без "Татар бистәсендә" эшләдек.