Чал тарихлы олуг мирасыбыз, бизәү төре - чигү сәнгате.
Халкыбызның күңел бизәкләре, сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, кулъяулыклар, карават япмалары, коверлар, милли киемнәр белән үзебезнең авыл җирлегенә бирелгән мәйданны бизәдек. Көн дәвамында бик күп шәһәрдәшләр бездә кунак булды, аларның сорауларына җаваплар бирдек, чигү буенча мастер-класс күрсәттек.