Батарейканы тапшыр - керпене коткар
Китапханәдә шундый акция бара. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-юньне пычрату проблемасына җәлеп итү һәм экологик культураны үстерү. Китапханәгә килгән һәркем әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә ала. Батарейкалар савытка җыела һәм май аеның билгеләнгән көнендә Түбән Камага махсус җыю пунктына тапшырыла.