Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Җырланасы җырлары калды...

Яраткан җырчыбыз, ТР Халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага 24 майда 73 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы 2020 елның 14 сентябрендә ул арабыздан китте, ахирәт сәфәренә күчте. Туган көне уңаеннан аны искә алу кичәсе оештырдык. Үзешчән җырчыларыбыз аның репертуарындагы җырларны башкардылар. Җырчылар чыгышы Хәмдүнә Тимергалиеваның тормышы һәм иҗатын чагылдырган истәлекләр укып, сөйләп, бергә бәйләп алып барылды.