Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Әкият, могҗизалар, тылсым дөньясында

А.Алишның “Нечкәбил” әкияте белән таныштыру максатыннан нәни әкият сөючеләребез өчен уен-сәяхәт үткәрдек. Иң элек язучы Абдулла Алиш, аның әкиятенең кыскача эчтәлеге белән таныштырдык. Аннары кунакка килгән Нечкәбил балаларны тылсымлы да, сихри дә бал кортлары дөньясына сәяхәт иттерде: чәчәктән-чәчәккә кунып “бал” җыйды, анда Озынборын, Чикерткә, Күбәләк белән очрашты. Соңыннан балалар белән бал җыеп кайткан эшчән бал кортлары биюен биеделәр.

Балаларга бүләк итеп Нечкәбил буягычы – раскраска тараттык.