Безнең әниләр, әбиләр - батырлар.
“Чордашлар” клубында сугыш елларында тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән әниләребезгә, әбиләребезгә багышлап хәтирәләр кичәсе үткәрдек. Авыр сугыш һәр гаиләдә тирән яра калдырды. Килгән һәр хатын-кыз сугыш авырлыгын кичергән якыннарын искә алып хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуда сугыш ятимнәре Хәмидуллина Назимә апа, Зарипова Мәүҗидә апалар да катнашты.