Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Хаҗ - исламның бишенче терәге

Китапханәдә авылыбыздан төрле елларда хаҗ гамәлен үтәп кайткан хаҗияләр белән очрашу үткәрдек. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүенең 1100 еллыгына һәм изге Рамазан аена багышланды. Безнең Татарстан Республикасы урнашкан җирләрдә ислам диненең таралу тарихына тукталдык, хаҗияләр истәлекләре белән уртаклаштылар.