Галәмгә юл
Космонавтика көненә багышлап китапханәдә балаларга “Галәмгә юл” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Кешегә кадәр сынаулар үткәрү өчен галәмдә булып кайткан этләр, тычканнар, бакалар, чебеннәр, үсемлекләр турында сөйләдек. Беренче космонавт Ю.Гагарин турында күбрәк мәгълүмат бирдек. Космонавт булырга теләүчеләргә Гагарин биргән киңәшләрне укыдык. Галәм, планеталар, йолдызлар турында сорауларга җавапларын тыңладык һ.б.