Пешердек без кыстыбый...
Китапханәнең “Чордашлар” клубында чираттагы тематик очрашу татар халкының милли ашы кыстыбыйга багышланды. Очрашуга килгән һәркем үзенең кыстыбый пешерү сере белән уртаклашты. Китапханәнең күпьеллык укучысы, клуб әгъзасы, авылыбызның хөрмәтле апасы, озак еллар тәрбияче, укытучы булып эшләгән Рәмзия Заһретдин кызы Гилаеваны 75 яшьлек юбилее белән дә котладык.