Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Канат сыдыру өмәсе

“Чордашлар” клубында безнең авыл йолалары циклыннан «Канат сыдыру, май канаты ясау өмәсе» үткәрдек. Авылыбызга хас йолалар турында, каз, канат сыдыру өмәләре турында сөйләшә-сөйләшә, җырлый-җырлый канат сыдырдык. Бузикова Надия май канаты ясау серләренә төшендереп мастер-класс та күрсәтте.