Талантлар йолдызлыгы
Түбән Кама китапханәләр системасының елны йомгаклау семинары китапханәчеләр бәйгесе белән тәмамланды. Анда 4 номинациядә 39 китапханәче ярышты. Каенлы китапханәчесе Флера Гарипова "Матрешка" номинациясендә (кул эшләре) катнашып, өлкәннәрдән калган истәлекләрне, күңел җәүһәрләрен барлап, саклап, югалтмау, оныттырмау, халык хозурына җиткерү, киләчәк буыннарга калдыру максатыннан чиккән сөлгеләрен, яулык, алъяпкычларын тәкъдим итте, 3 дәрәҗә Дипломга лаек булды.