Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез

3 декабрь – Билгесез солдат көне. Балаларны бу көннең тарихы белән таныштырдык. Күп еллар дәвамында илебездә сугыш булган җирләрдә эзләнү отрядларының билгесез солдатларның исемнәрен халыкка белгертү өчен ничек тырышып эзләнүләр алып барулары турында сөйләдек. Район һәм авыл тарихыннан мисаллар китердек. С.Хәкимнең билгесез солдат турында шигырен кычкырып укыдык.